Телефоның тотып талпынганда…

Телефоның тотып талпынганда
Тавышымны ишетергә минем,
Ышандыр син! ( Мине түгел. Үз-үзеңне!)
Җаның тулы минем шәүләм түгел, диген!

Кичәгедән киләчәккә күчәм. Бүгенгемнең бәгыреннән
Чалымымның чагылышын эзләвең бит…
Иртәгәмә иярмә син! Әрнүеңне әрлә:
Җир йөзендә барлыгымны оныттым, дип!

Тыннарыңа кабар соңгы сусау. Талпынудан
Утлы яшен телгән чакта күңел күгең,
Сүрәтемә күз нурларың түгелгәндә,
Булдыралсаң … » сагынмадым!» диген!

Гөнаһ түгел. Савап булыр бу ялганың
Кичкән чакта ике дөнья чиген.
Сурә итеп кабатла да исемемне…
«Беркайчан да яратмадым!» диген…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт